ТР җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы хезмәткәрләре-сәламәт яшәү рәвеше өчен

2021 елның 13 феврале, шимбә

2021 елның 13 февралендә «Россия чаңгы юллары-2021» һәм «Татарстан чаңгы юллары-2021»массакүләм чаңгы ярышлары үткәрелде. Анда профессиональ спортчылар да, кышкы спорт төрен яратучылар да катнашты.

Йөгерешләр дүрт мәйданчыкта оештырылды: Горкино-Әмәт урман паркында, Казансу поймасында (Гаврилов урамы буенча), Дәрвишләр бистәсендәге Каенлыкта һәм Юдино бистәсендәге «Локомотив» стадионында.

ТР җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы һәм аның карамагындагы учреждениеләр хезмәткәрләре Казан шәһәрендә оештырылган барлык дүрт мәйданчыкта чаңгы ярышларында катнаштылар. Министрлык спортчыларының төп өлеше Юдино бистәсендәге «Локомотив» стадионында катнашты. Барлык катнашучылар да чаңгыда йөгерү буенча осталыкларын күрсәттеләр. Бигрәк тә икътисад бүлегенең әйдәп баручы консультанты Риназ Камаловны гомуми йөгерештә яхшы нәтиҗәләр күрсәткәне өчен билгеләп үтәсе килә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International