Бүген Яр Чаллы шәһәрендә 2020 елда социаль-икътисадый үсеш йомгаклары һәм 2021 елга бурычлары буенча шәһәр Советы утырышы узды. Утырыш шәһәр балалар һәм яшьләр иҗаты сараенда узды.
Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, шәһәр мэры Наил Мәһдиев, «КАМАЗ» ГАҖ генераль директоры урынбасары Андрей Максимов, Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы, шәһәр Советы депутатлары, предприятие һәм ведомстволар җитәкчеләре, җәмәгатьчелек вәкилләре катнашты.
«Яр Чаллы шәһәре муниципаль берәмлегенең 2020 елга социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләре һәм 2021 елга бурычлар турында» доклад белән Наил Мәһдиев чыгыш ясады.
Чара кысаларында катнашучылар өчен күргәзмә оештырылды, анда алар Яр Чаллы йөк автомобильләре, төрле модификациядәге тагылмалар, махсус техника, спорт инвентаре җитештерү предприятиеләре продукциясе, шулай ук инновацион продуктларны эшләүчеләрнең казанышлары белән таныштылар.