Татарстанда күп балалы гаиләләргә 16 983 җир кишәрлеге бирелде

2013 елның 11 апреле, пәнҗешәмбе

       2013 елның 09 апреленә булган мәгълүматлар буенча, республикада күп балалы гаиләләрдән кабул ителгән гаризалары буенча җир кишәрлеге алу исемлегенә 20 608 дәгъвачы, шул исәптән Казан шәһәрендә – 4 010, Яр Чаллы шәһәрендә – 2 446 гаилә исемлеккә керде.

       Министрлыкның Җир ресурслары идарәсе белгечләре хәбәр итүенчә, Татарстан Республикасында барлыгы, Казан һәм Яр Чаллы шәһәрләрен исәпкә алып, 22 542 җир кишәрлеге кадастр исәбендә теркәлгән. Казанда – 1 952, Яр Чаллыда -2 306 җир кишәрлеге.

       Бүгенге көндә республиканың иң төп бурычларның берсе булып күп балалы гаиләләргә җир кишәрлекләре бирү тора. Татарстанның 43 муниципаль районында, Казан һәм Яр Чаллы шәһәрендә гаиләләрнең гомуми өлешлек милкенә 16 983 җир кишәрлеге бирелгән. Бу - җир алучылар исемлегенә кертелгәннәнең 82,41 % тәшкил итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International