Татарстанда 2021 ел башына муниципаль милекне һәм җир кишәрлекләрен арендалау шартнамәләре буенча бурыч 520,4 млн сум тәшкил иткән

2021 елның 27 феврале, шимбә

Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрының беренче урынбасары Артур Галиев 2020 елга һәм агымдагы елның гыйнвар аена Татарстан Республикасында муниципаль милекне һәм җир кишәрлекләрен арендалау шартнамәләре буенча бурычларны кыскарту турында хәбәр итте.

Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә ТР Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.

Агымдагы ел башына аренда шартнамәләре буенча бурычларның гомуми суммасы 520,4 млн. сум тәшкил иткән, шул исәптән 480,5 млн.сум – җир кишәрлекләре һәм 40 млн. сум – милек өчен.

ТР җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрының беренче урынбасары билгеләп үткәнчә, узган елда бурычларның гомуми суммасы 127,5 млн.сумга арткан. Шул ук вакытта милек буенча бурыч 7,3 млн.сумга кимегән, җир буенча 134,8 млн. сумга арткан. Казан шәһәрен исәпкә алмыйча, җир өчен бурыч 18,3 млн сумга кимегән.

Казанга килгәндә, бурычның гомуми суммасында шәһәр өлеше 66%тан артык тәшкил иткән. Бурычларның тагын 22%ы 5 муниципаль берәмлеккә туры килә: Чаллы шәһәре, Чистай, Әгерҗе, Лаеш һәм Түбән Кама районнары. Калган 39 муниципалитетка нибары 12% туры килә.

Казанда җир арендалау шартнамәләре буенча бурыч 153 млн. сумга арткан һәм 315,3 млн. сум тәшкил иткән, милек буенча 9,7 млн. сумга кимегән һәм 31,3 млн. сум тәшкил иткән.

Чаллы шәһәрендә җир арендасы шартнамәләре буенча бурыч 8,2 млн. сумга киметелде һәм 41 млн. сум тәшкил итте. Милек буенча бурыч 515 мең сумга арткан һәм 2 млн сум тәшкил иткән.

Барлыгы 2020 ел дәвамында 23 муниципаль берәмлек бурычларын киметкән. Артур Галиев Чистай, Менделеевск, Түбән Кама һәм Сарман районнары тарафыннан башкарылган эшләрне билгеләп үтте.

Министрның беренче урынбасары шулай ук 2020 елда бурыч динамикасын билгеләгән төп факторлар турында сөйләде.

Муниципалитетлар тарафыннан җирле бюджетлар алдында арендаторларның йөкләмәләрен инвентаризацияләү үткәрелгән, элек исәпкә алынмаган 339 млн.сумлык бурыч ачыкланган.

ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы тарафыннан коррупциягә каршы көрәш сораулары буенча республика эксперт төркеме составында чыгулар нәтиҗәсендә, шулай ук муниципаль берәмлекләрдә дәгъва эшчәнлеген анализлау барышында БАРС Web-җыелма мәгълүмат системасына 6 млн 286 мең сумлык бурыч булу турында дөрес булмаган мәгълүмат кертү ачыкланган.

Ликвидацияләү яки банкротлык стадиясендә булган арендаторларның гомуми бурычы 117 млн. сумнан артып китә.

Шуңа бәйле рәвештә, муниципаль берәмлекләргә кредиторлар реестрына кертү өчен үз вакытында чаралар күрергә кирәк. Ябылган оешмаларның бурычлары күп булу сәбәпле, 2020 елда муниципалитетлар бурычларны бетерү буенча эшне активлаштырдылар.

Шулай ук хәзерге вакытта бурычларның шактый күләме башкарма производствода. 2020 ел дәвамында 360 млн.сумлык 300 аренда килешүе (пеняларны да кертеп) башкарма производство стадиясендә тора. Әлеге суммадан 33,6 млн. сумлык бурыч түләнгән, 1 млн.сумга якын акча күчерелгән, 9,2 млн. сум кредиторлар реестрына кертү өчен тапшырылган. Шулай итеп, башкарма производствоның нәтиҗәлелеге якынча 12% тәшкил иткән.

2021 елның гыйнварында бурыч 14,5 млн. сумга арткан. Шуның белән бәйле рәвештә, нотыгы ахырында Артур Галиев муниципаль берәмлекләрне расланган «юл картасы»на туры китереп, бурычлы арендага алучылар белән эшне максималь рәвештә активлаштырырга һәм кичектерелгән яңа түләүләр барлыкка килүгә юл куймаска чакырды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International