Пространство белешмәләре һәм материаллар бирү буенча хезмәт күрсәтүгә бәяләр яңартылды

2021 елның 3 марты, чәршәмбе

Дәүләт теркәве, кадастр һәм картография федераль хезмәтенең 29.12.2020 ел, № П/0498 боерыгы нигезендә дәүләт фондларындагы пространство белешмәләре һәм материаллар буенча хезмәт күрсәтүгә бәяләр яңартылды.

Шулай ук федераль һәм ведомство фондларындагы пространство белешмәләре, шулай ук дәүләт сәясәтен эшләү һәм гамәлгә ашыру, оборона өлкәсендә норматив-хокукый җайга салу функцияләрен гамәлгә ашыручы федераль башкарма хакимият органының пространство белешмәләре фондында булган мәгълүматлар һәм материаллар биргәндә база исәп-хисап берәмлегенең бәясе билгеләнде.

Боерык Россия Икътисадый үсеш министрлыгының 2017 елның 25 маендагы 248 номерлы боерыгын үз көчен югалткан дип тану датасыннан үз көченә керә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International