Татарстан Республикасы пространство белешмәләре фондына «Геодезия, картография һәм пространство белешмәләре инфраструктурасының Федераль фәнни-техник үзәге» ФДБУнең пространство белешмәләре федераль фондыннан Татарстан Республикасы территориясенең 1:25 000, 1:50 000, 1:200 000, 1:1 000 000 масштабында цифрлы топографик карталары, Татарстан Республикасы территориясенең 1:25 000 масштабында цифрлы ортофотопланнар һәм Казан шәһәре территориясенең 1:2000 масштабында 2017 елгы цифрлы ортофотопланнар алынды.
Фондның өстәмә архивы Баулы, Болгар, Зәй, Мамадыш һәм Менделеевск шәһәрләрендә 1:10 000 масштабтагы цифрлы ортофотопланнар белән тулыланды.
Бүгенге көндә фондта 3000нән артык мәгълүмат саклана, бу мәгълүмат эчендә 50 000 тирәсе материал, гомуми күләме – 32 ТБ.
Алынган материаллар Фонд эшендә кулланыла. Ортофотопланнар нигезендә Татарстан Республикасы һәм республиканың муниципаль районнары чикләрен билгеләү буенча эшләр алып барыла, җир асты байлыкларыннан файдаланучылар турындагы мәгълүматны һәм ортофотопланнарны файдаланып, авыл җирлекләренең генераль планнары эшләнә.