Кичә ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында министр урынбасары Рөстәм Шәмеев рәислегендә Татарстан Республикасы территориясендә порт һәм суднолар йөрешле гидротехник корылмаларны инвентаризацияләү һәм аларны карап тоту өчен җаваплы затларны беркетү сораулары буенча киңәшмә үтте. Муниципаль районнар вәкилләре катнашында видеоконференция режимында мәгълүматларны актуальләштерү максатларында гидротехник корылмалар исемлеге каралды.