Видеоконференция режимында газ белән тәэмин итү объектлары мәгълүматларын актуальләштерү мәсьәләсе буенча киңәшмә үтте

2021 елның 5 марты, җомга

Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры урынбасары Эдик Дияров рәислегендә видеоконференция режимында хуҗасыз газ белән тәэмин итү объектларын рәсмиләштерү буенча мәгълүматларны актуальләштерү сораулары буенча киңәшмә үткәрелде. ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында консолидацияләгән һәм республика бюджетына кергән җир кишәрлекләрен арендалаган өчен кергән табыш нәтиҗәләре ясалды.

Киңәшмәдә видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы муниципаль районнарының җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре палаталары рәисләре катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International