Татарстан буенча күп балалы гаиләләләргә бушлай җир кишәрлекләре бирү буенча закон нигезнамәләре яхшы үтәлә. Ә Казанга килгәндә, анда вәзгыять катастрофик дип әйтеп була. Бу хакта бүген ТР Дәүләт Советының белән бәйле мәсьәләне караган вакытта “ТР күп балалы гаиләләре” төбәк иҗтимагый оешмасы җитәкчесе, өч бала анасы Елена Жданова белдерде.
Аның сүзләренчә, Казандагы күп балалы гаиләләр Биектау районындагы Каймар бистәсеннән дә, Лаештагы Сокуры җирлегеннән дә баш тарта. Аларның берсендә коммуникацияләр юк, алдагы елларда көтелми дә. Сокурыда җир кишәрлекләре япан кырда бирелә, Каймарда коммуникацияләр 7 елдан соң гына булачак дигән хәбәрләр йөри. Бирелгән җир кишәрлегендә шәхси хуҗалык алып баруның да мәгънәсен күрми яшь гаиләләр. Чөнки бу кишәрлекләр Казаннан бик еракта урнашкан. Мәсәлән, Каймар бистәсе башкаладан 30 километр ераклыкта урнашкан.
Казанның яшь гаиләләре хәзерге вакытта РФ Тикшерү комитеты белән Аракчинодагы җирләр буенча эш алып бара. Анда коммуникацияләр дә, мәктәп тә, Казанга йөрергә электричка да бар. “Аракчино хәзерге вакытта – республика милке. 2012 елның апрель аенда ул чактагы РФ Оборона министры Сердюков Аракчинодагы җир кишәрлеген республикага бирү турындагы документны имзалаган”, - диде Елена Жданова, Казан шәһәре Башкарма комитеты белән бу мәсьәләдә уртак тел таба алмауларын хәбәр итеп.
“Безнең оешмага килеп ирешкән мәгълүматлар буенча, Каймардагы җир кишәрлекләре Казанның 2000 гаиләсенә тәкъдим ителгән булган, 1000 гаилә баш тарткан. Сокурыда да шулай булырга мөмкин. Бу коммуникацияләр кертү, инфраструктура кору мәсьәләләре белән бәйле, әле гамәлдә булмаган федераль программаны көтү урынсыз. Кешеләр, җир кишәрлеген милек итеп теркәгәч, коммуникацияләр кертү белән белән бәйле мәшәкатьләр үз җилкәләренә калыр дип курка. Ә моның өчен 800 мең сум акча кирәк. Кешеләр курка һәм шуңа күрә безгә мөрәҗәгать итә”, - дип сөйләп үтте Елена Жданова. Гомумән алганда, Татарстанда җир кишәрлекләренә коммуникацияләр тарту өчен 40 млрд. сум акча кирәк.
Утырышта яшь ананың сорауларына җавап бирерлек һәм аның тәкъдимнәрен ишетерлек Казан шәһәре Башкарма комитетыннан бер белгеч тә юк иде. Комитет рәисе Валерий Васильев кына республика буенча да, Казан буенча бу өлкәдә кулдан килгәннең барысын да эшләргә кирәк дип белдерде.
ТР Җир һәм мөлкәт министрының беренче урынбасары Сергей Демидов хәбәр иткәнчә, бүгенге көндә Татарстанда бушлай җир кишәрлегенә дәгъва итүче 21 меңгә якын гаилә теркәлгән. 17 меңнән артык гаиләгә җир кишәрлеге бирелгән.
“Меңләгән гаилә, 3 тапкыр җир кишәрлеге тәкъдим ителеп тә, аннан баш тарткан. Хәл бигрәк тә Лениногорскида, Актанышта, Әлмәт районнарында катлаулы”, - диде министр урынбасары.
Аның сүзләренчә, Каймар бистәсендә – 2 мең җир кишәрлеге, Сокурыда 1500 җир кишәрлеге формалаштырылган. Ә Казанда 4 меңләп күп балалы гаилә исәпләнә. Сергей Демидов фаразлавынча, тагын 1500 гаилә өчен җир кишәрлеге табарга кирәк. Әмма, алда билгеләп үтелгәнчә, башкаланың күп балалы гаиләләрен бер җирлектәге кишәрлекләр дә канәгатьләндерми.
Идел буе федераль округында бушлай җир кишәрлегенә дәгъва итүче 74 мең гаилә теркәлгән, шуның 21 меңе – Татарстанда. Җир кишәрлекләрен Идел буе федераль округында – 28 мең гаилә, республикада 17 меңнән артык гаилә алган. Проблема яхшы күрсәткечләр белән генә чишелми, Казан һәм Яр Чаллы өчен актуаль булып кала.
Министрлык, бу мәсьәләләрне хәл итүне күздә тотыптырмы, гаиләләләргә бушлай җир кишәрлекләре бирү турында законга үзгәрешләр кертергә тәкъдим итә. Алар теге яки бу җирлектә 5 ел даими яшәү, гаиләнең теләге булганда, җир кишәрлеген башка муниципаль берәмлектән бирү белән бәйле. Комитет рәисе Валерий Васильев тәкъдимнәрне, шул исәптән, гаиләләрдән кергәннәрен дә өйрәнү кирәклеген билгеләп үтте.