17 мартта Яр Чаллы шәһәре Башкарма комитетында Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре башлыклары ярдәмчеләре һәм республиканың 16 муниципаль районында коррупцион һәм башка хокук бозуларны профилактикалау эше өчен җаваплы кадрлар хезмәтенең вазыйфаи затлары өчен коррупцион хокук бозуларны профилактикалау эшен камилләштерү мәсьәләләре буенча зона семинар-киңәшмәсе узды.
Семинарны Яр Чаллы шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе Фәрит Салахов ачты. Татарстан Республикасы Президентының Коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре идарәсенең коррупциягә каршы тикшерү бүлеге мөдире Равия Шрша катнашучыларны 2021 елда керемнәр, чыгымнар, милек һәм милек характерындагы йөкләмәләр турында мәгълүмат тапшыру тәртибе белән таныштырды. Равия Бәдертдин кызы законнардагы төп яңалыклар турында сөйләде, керемнәр турында белешмәләр тутырганда рөхсәт ителә торган типик хаталарны җентекләп карап чыкты һәм семинарда катнашучыларны кертелгән яңалыкларны исәпкә алып, мәгълүматларны тутыруга аерым игътибар белән карарга чакырды.
Семинар-киңәшмәдә исәп, мониторинг һәм мәгълүмати хезмәттәшлек идарәсе башлыгы Илдар Рәхмәтуллин катнашты. Үз чыгышында Илдар Рәхмәтуллин муниципаль милекне куллану нәтиҗәлелеген арттыру, шул исәптән аренда түләүләре буенча бурычларны киметү, муниципаль милекне исәпкә алуны һәм аның кулланылышын контрольдә тотуны камилләштерү, электрон сәүдә мәйданчыгын куллану, файдаланылмый торган мөлкәтне әйләнешкә кертү, бәяләү буенча хисапларның сыйфатын күтәрү, хуҗалык китапларыннан өземтәләр бирүне контрольдә тоту һ.б. мәсьәләләрне яктыртты.