ТР Бәяләүчеләр союзының еллык гомуми җыелышы нәтиҗәләре

2021 елның 22 марты, дүшәмбе

"Татарстан Республикасы Бәяләүчеләр союзы" КП әгъзаларының еллык гомуми җыелышы узды. Җыелышта Союзның  46 оешмасы вәкилләре, төбәк бүлекчәләре бәяләүчеләр оешмалары, профильле хакимият органнары, шул исәптән, ТР җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры урынбасары Эдик Дияров, Идарә әгъзасы Фәрит Мусин, бәяләү бүлеге җитәкчесе Лариса Швецова  катнашты.

Идарә һәм башкарма дирекциянең эше турында хисаплар тыңланылды, 2020 елга бухгалтерлык хисабы һәм 2021 елга финанс планы расланды. Партнерлык президенты Андрей Лисичкин хисап докладында партнерлык эшчәнлегенең төп нәтиҗәләрен һәм юнәлешләрен чагылдырды.

Тавыш бирү нәтиҗәләре буенча, чираттагы срокка «Татарстан Республикасы Бәяләүчеләр союзы» Коммерциясез партнерлыгы башкарма директоры итеп Олег Булгаков сайланды.

Тулырак мәгълүмат-ТР Бәяләүчеләр союзы сайтында.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International