Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре башкарма комитетларының опека һәм попечительлек органнары һәм балалар йортлары вәкилләре белән берлектә ятим балаларга һәм ата-ана каравыннан мәхрүм калган балаларга, ятим балалар һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балалар арасыннан булган затларга 2016 елда бирелгән Татарстан Республикасы махсуслаштырылган торак фондының торак бүлмәләренең сакланышын тикшерү башланды.
2021 елның беренче кварталында Татарстан Республикасының Казан, Яшел Үзән, Түбән Кама, Зәй, Әгерҗе, Алабуга, Мамадыш, Менделеевск шәһәрләрендә, шулай ук Сарман, Минзәлә, Актаныш муниципаль районнарында 196 торак бина тикшерелде.
Тикшерү нәтиҗәләре социаль наем шартнамәләре төзү яки яңа вакытка махсуслаштырылган торак урыннар наймы шартнамәләре төзү зарурлыгы турында Карар кабул иткәндә исәпкә алыначак.