ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында министр Фәнил Әһлиуллин рәислегендә ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы, ТР Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы, «Идел-Вятка төбәгенең автомобиль юллары федераль идарәсе» ФКУ, «Алексеевскдорстрой» ААҖ вәкилләре катнашында Лаеш муниципаль районының Сокура авыл җирлеге территориясендә урнашкан җир кишәрлекләренең Татарстан Республикасында федераль әһәмияттәге автомобиль юлларын төзү һәм реконструкцияләү максатларында карьер урнаштыру өчен сәнәгать җирләре һәм башка махсус билгеләнештәге җирләр категориясенә күчерү сораулары буенча киңәшмә үтте.
Киңәшмәдә җир категориясен күчерү тәртибе һәм кызыксынган министрлык һәм ведомстволардан килешүләр алу срокларын киметү сораулары каралды.
Киңәшмә нәтиҗәләре буенча Юл картасы әзерләнде.