«Республика мөлкәт казнасы» дәүләт бюджет учреждениесе күчемле, күчемсез һәм башка милекне сату эшен дәвам итә. Учреждение тарафыннан «Татмедиа» АҖ 15 автотранспорт чарасын сату буенча 3 электрон аукцион үткәрелде (ВАЗ, LADA, RENAULT), аларда 2 299 400 сумлык 10 автотранспорт чарасы сатылды, аларның башлангыч бәясе-1 571 200,00 сум иде.