Бүген ТР җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында министр урынбасары Рөстәм Шәмеев җитәкчелегендә ТР җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы белгечләренең Мәскәү өлкәсе мөлкәт мөнәсәбәтләре министрының беренче урынбасары Алексей Вьюрков белән эшлекле очрашуы узды.
Кунак Министрлык эшчәнлегенең төп юнәлешләре белән җентекләп танышты. Очрашу барышында дәүләт катнашында оешмалар, күчемсез милек объектлары, җир ресурслары белән идарә итү, муниципаль берәмлекләр һәм федераль структуралар белән хезмәттәшлек итү, дәүләт милкен исәпкә алуны оештыру, дәүләт милке белән идарә итү эшчәнлеген автоматизацияләү һәм башка актуаль мәсьәләләр буенча актив фикер алышу булды.
Очрашу җылы, конструктив шартларда узды һәм ике як өчен дә нәтиҗәле булды.