Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт хезмәткәрләре Спартакиадасы кысаларында «Баскет-Холл» спорт комплексында баскетбол буенча ярышларның 1/8 финалы узды. Бу уенда ТР җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы командасы ТР спорт министрлыгы дружинасы белән очрашты. Уен бик киеренке булды, әмма уңыш бу көнне көндәшләрдән читтә иде. ТР җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы командасы лаеклы команда белән лаеклы уен уйнады. Команда составында министр урынбасары Рөстәм Шәмеев уйнады
Команданы хупларга министрлык хезмәткәрләре һәм аларның гаилә әгъзалары килгән иде.
Афәрин, балалар! Без сезнең белән горурланабыз!