ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында Татарстан Республикасы милкендә булган җирләрдән электрон формага күчерү сораулары буенча киңәшмә үтте

2021 елның 23 апреле, җомга

Кичә ТР җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында министр урынбасары Рөстәм Шәмеев рәислегендә видеоконференция режимында Татарстан Республикасы милкендә булган җирләрдән электрон рәвештә җир кишәрлеге бирүне алдан килештерү буенча дәүләт хезмәтен күрсәтү сораулары буенча киңәшмә үтте. Киңәшмәдә ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы хезмәткәрләре һәм «Татарстан Республикасының цифрлы трансформация үзәге " ДКУ вәкилләре катнаштылар.

Киңәшмә барышында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 13.04.20021 ел, № 242 карары белән расланган Социаль әһәмиятле дәүләт хезмәтләрен электрон рәвештә күрсәтүгә күчү буенча чаралар планы тикшерелде. Шулай ук Татарстан Республикасы милкендә булган җирләрдән җир кишәрлеген бирүне алдан килештерү буенча дәүләт хезмәте күрсәтүнең киләчәк торышы схемасы, норматив хокукый документлар исемлеге һәм аларны төзәтү буенча тәкъдимнәр каралды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International