ТР Министрлар Кабинетының “ТР дәүләт милке Реестры турындагы нигезләмәсен раслау турындагы” карарын тормышка ашыру максатыннан ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы дәүләт мөлкәтенә төрле хокукларда ия булган юридик шәхесләрдән исәп документларын җыю эшен башкара. Исәп документларын җыю хезмәте Министрлыкның 1 катында урнашкан “Бер тәрәзә” бүлмәсендә кабул ителә.
2013 елның 26 апреленә дәүләт учреждениеләре һәм унитар оешмаларыннан 48% исәп документлары кабул ителде.
Исәп документларын әзерләү һәм тапшыру тәртибе турындагы мәгълүматны сез Министрлыкның рәсми сайтында “ТР дәүләт милке Реестры” бүлекчәсендә таба алырсыз.