ТР җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы һәм ведомство карамагындагы учреждениеләр хезмәткәрләре "Җиңү диктанты" Бөтенроссия акциясендә катнаштылар

2021 елның 29 апреле, пәнҗешәмбе

Бүген, 29 апрельдә, бөтен ил буенча «Җиңү диктанты» халыкара агарту-патриотик акциясе узды.

ТР җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы хезмәткәрләре, шулай ук ведомство карамагындагы учреждениеләр хезмәткәрләре онлайн-форматта Җиңү диктантында катнаштылар. Катнашучылар Бөек Ватан сугышы турында белемнәрен тикшерделәр, тестның 25 соравына җавап бирделәр. Шунда ук үз нәтиҗәләрен белделәр һәм истәлекле дипломнар да бастырдылар.

Сораулар катлаулы да, кызыклы да булды. Әмма барлык катнашучылар да бик теләп үтәделәр. Бөек Ватан сугышы - без барыбыз да белергә тиешле тарихи чор.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International