Узган атнада Татарстан Республикасы буенча Росреестры идарәсендә кадастр инженерларын аттестацияләүнең чираттагы квалификация имтиханнары үткәрелде.
Рөхсәт ителгән 18 кешенең квалификация имтиханнарын тапшыруга 13 е килде. Имтихан сынауларын уңышлы үткән 6 кеше кадастр инженеры аттестатлары алачак.
Җир ресурслары идарәсе белгечләре мәгълүматлары буенча, республикада 598 кеше кадастр инженеры аттестаты алган, шуларның 43 е аттестатларны 2013 елны алды.
Кадастр инженерларын аттестацияләүнең чираттагы квалификация имтиханнары 16 майда үткәреләчәк.