Министр Фәнил Әһлиуллин Кайбыч районы халкын Бөек Җиңү көне белән котлады

2021 елның 9 мае, якшәмбе

Бүген министр Фәнил Әһлиуллин Татарстан Республикасының Кайбыч муниципаль районында 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 76 еллыгына багышланган тантаналы чараларда катнашты.

Тантаналы чаралар Кайбыч муниципаль районының Олы Кайбыч авылында узды. Министр Җиңү Парадында катнашты, Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булганнар истәлегенә обелискка чәчәкләр салды, ветераннар, тантаналы чарада катнашучылар алдында чыгыш ясады һәм Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнехановның Бөек Җиңүнең 76 еллыгы уңаеннан бәйрәм мөрәҗәгатен укыды, ветераннарга рәхмәт сүзләрен җиткерде, сәламәтлек һәм иминлек теләде.

- Без сезнең алда бурычлы, хөрмәтле ветераннарыбыз! Без сезне хөрмәтлибез һәм хәтерлибез! - Фәнил Әһлиуллин.

Шулай ук барлык катнашучыларны бәйрәм белән Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы башлыгы Альберт Рәхмәтуллин котлады.

Бәйрәм программасы Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган театральләштерелгән тамаша белән дәвам итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International