2021 елның 8 маенда «Бәяләүче белгечләрнең милли коллегиясе» үзкөйләнелә торган оешма ассоциациясенең хисап-сайлау җыелышы булды. Җыелыш карары белән «Бәяләүче белгечләрнең милли коллегиясе» үзкөйләнелә торган оешма Президенты итеп Андрей Викторович Лисичкин сайланды. Ул күп еллар дәвамында Бәяләүче белгечләрнең милли коллегиясе белән идарә итүдә актив эш алып бара, моннан тыш, Татарстан Республикасы Бәяләүчеләр союзы президенты булып тора. Андрей Викторовичны бәяләүчеләрнең федераль үзкөйләнешле оешмасы җитәкчесе вазыйфасына сайлануы белән котлыйбыз һәм эшендә уңышлар телибез!