Дәүләт милкен һәм җир кишәрлекләреннән файдаланудан Татарстан Республикасы бюджетына 155,03 миллион сум салым булмаган табыш керде

2021 елның 20 мае, пәнҗешәмбе

Министрлыкның  икътисад бүлеге белгечләре хәбәр итүенчә, 2021 елның 30 нчы апреле торышына республика бюджетына дәүләт мөлкәте һәм җир кишәрлекләреннән файдаланудан 155,03 миллион сум акча керде.  Татарстан Республикасы бюджеты каршында бюджет йөкләмәсе 39,38 % ка үтәлде.

Шул исәптән, статьялар буенча:

мөлкәтне арендалаудан – 51,25  млн сум - план 93,4% ка үтәлгән;

җирне арендалаудан – 35,16 млн сум – план 45,1% ка үтәлгән;

сервитуттан – 0,84 млн сум – план 28% ка үтәлгән;

мөлкәтне сатудан – 18,09 млн сум – план 60,3% ка үтәлгән;

мөлкәтне ышаныч идарәгә тапшырудан  – 48,85 млн сум – план 83,8% ка үтәлгән;

дивидентлардан – 0,58 млн сум – план 1% ка үтәлгән;

чиста табыш өлешеннән – 0,04 млн сум - план 0,1% ка үтәлгән;

башка табышлардан – 0,04 млн сум табыш кергән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International