ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы хезмәткәрләре вакцинация уздылар

2021 елның 24 мае, дүшәмбе

Бүген ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында чираттагы тапкыр ике компонентлы «Спутник V»вакцинасы белән прививка ясатуның беренче этабы узды.

Башта хезмәткәрләр анкеталар тутырдылар, аларда үзләрендә һәм якын туганнарында хроник авырулар, шулай ук үзләренең начар гадәтләре һәм яшәү рәвеше турындагы сорауларга җавап бирделәр, терапевт белән әңгәмә кордылар, аннары вакцинациягә киттеләр.

Вакцинаның беренче компонентын ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы, ведомство карамагындагы учреждениеләр хезмәткәрләре, шулай ук ветераннар алды. Икенче компонент 21 көннән планлаштырылган.

Вакцинация-йогышлы авырулардан саклауның иң нәтиҗәле ысулы. Декабрь аенда бу профилактика чарасы коронавирус инфекциясенә каршы да ачык булды. Экспертлар халыкның 70% тан да ким булмаган вакцинация үткәрү күмәк иммунитет булдырырга һәм COVID-19 пандемиясен җиңәргә мөмкинлек бирәчәгенә ышана.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International