Бүген ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында һөнәри хезмәт эшчәнлеге дәрәҗәсен бәяләү нигезендә 13 дәүләт гражданлык хезмәткәрләрен аттестацияләү буенча комиссия утырышы булды, моннан тыш 1 хезмәткәр класслы чиннар алу максатыннан квалификацион имтихан тапшырды.
Аттестация әгъзаларының гомуми фикере буенча, барлык хезмәткәрләр дә норматив документларны, вазифа регламентларын яхшы беләләр һәм барлык сорауларга да төгәл, ышандырырлык җаваплар бирделәр.
Аттестация әгъзаларының бердәм тавышы нәтиҗәләре буенча, аттестация үтүче хезмәткәрләрнең барысы да үз вазифаларына тәңгәл киләләр, шулай ук имтихан биргән хезмәткәрләргә дә тиешле класслы чин биреләчәк.