ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгына предприятиеләрнең конкурентлылык сәләтен арттыру проектын тәкъдим иттеләр

2021 елның 28 мае, җомга

ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы хезмәткәрләре өчен Ю.А. Лунев (Мәскәү шәһәре) системалы практиклар төркеме вәкилләре белән онлайн-семинар узды.

Семинар кысаларында «предприятиенең конкурентлылык сәләтен һәм табышлылыгын арттыру комплексы» темасына презентация тәкъдим ителде, анда предприятиеләрнең конкурентлылык сәләтен тотрыклы үстерүне тәэмин итә торган төп принциплары һәм алгоритмнары чагылдырылган.

Семинар нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Фәнил Әһлиуллин Татарстан Республикасы предприятиеләренең конкурентлылык сәләтен һәм табышлылыгын арттыру максатларында алга таба хезмәттәшлек итүнең максатчанлыгын билгеләп үтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International