Дәүләт Думасы карталарда чикләрне чагылдыруга карата таләпләр турында закон кабул итте

2021 елның 2 июне, чәршәмбе

Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы 2021 елның 26 маенда өченче укылышта картографик материалларда чикләрне чагылдыру тәртибенә карата таләпләрне төгәлләштерә торган закон проектын кабул итте. Үзгәрешләр 2015 елның 30 декабрендәге "геодезия, картография һәм пространство мәгълүматлары турында һәм Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү хакында"431-ФЗ номерлы Федераль законга кертеләчәк.

Бүген геодезия һәм картография өлкәсендә дәүләт күзәтчелеге, шул исәптән, Россия дәүләт чиген һәм ил территориясен, төбәкләр территорияләрен, муниципаль берәмлекләр территорияләрен карталарда, планнарда, рәсми басылып чыккан атласларда, график, фотографик һәм башка рәвешләрдә, шул исәптән электрон формада чагылдыру белән дә гамәлгә ашырыла.

Шул ук вакытта мондый картографик эшләрне башкару нәтиҗәсендә алынган материалларда күрсәтелүгә карата таләпләр куелмаган. Закон проекты белән картографик эшләр башкару нәтиҗәсендә алынган материалларда чагылдыруга карата таләпләрне эшләү өчен нигез булдыруны күздә тота.

Төзәтмәләр белән шулай ук әлеге таләпләрне раслаучы федераль башкарма хакимият органы да билгеләнә, ул дәүләт сәясәтен эшләү һәм гамәлгә ашыру, оборона өлкәсендә норматив хокукый җайга салу функцияләрен башкара.

Закон рәсми басылып чыкканнан соң 180 көннән үз көченә керергә тиеш. Бу норматив хокукый актларны эшләү һәм кабул итү зарурлыгына бәйле.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International