Министр урынбасары вазыйфаларын башкаручы Таһир Хөснетдинов Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләр советы президиумы утырышында катнашты

2021 елның 10 июне, пәнҗешәмбе

Бүген ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры урынбасары вазифаларын башкаручы Таһир Хөснетдинов җирлекләрне территориаль планлаштыру һәм шәһәр төзелеше зоналаштыру документларын әзерләү, ТР Муниципаль берәмлекләре советы президиумы утырышында ТР торак пунктлары чикләре турындагы мәгълүматларны Күчемсез милекнең Бердәм дәүләт реестрына кертү турындагы доклад белән чыгыш ясады. Чара Ассоциация җитәкчесе Әгъзам Гобәйдуллин рәислегендә узды.

Таһир Хөснетдинов билгеләп үткәнчә, бүгенге көндә күчемсез милекнең Бердәм дәүләт реестрында 3119 торак пунктның 986 (32%) чикләре турында мәгълүматлар бар.

913 муниципаль берәмлек составына керүче барлык торак пунктларның чикләре кадастр исәбенә куелган. Төрле башкаручыларның эшендә 284 җирлекнең генераль планнары бар, аларның үтәлеше 980 торак пунктның чикләрен кадастр исәбенә куюны тәэмин итәчәк. Шулай итеп, 360 муниципаль берәмлекнең генераль планнарын эшләргә һәм 1100дән артык торак пунктны кадастр исәбенә куярга кирәк.

Таһир Хөснетдинов ассызыклаганча, әлеге чараларны ахырына кадәр җиткерергә кирәк, чикләрне кадастр исәбенә кую кыенлыклары килеп туган очракта, Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы методологик ярдәм күрсәтергә һәм әлеге мәсьәләне бергәләп эшләргә әзер.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International