Бүген коронавирус йогышын профилактикалау кысаларында Covid-19 Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында вакцинацияләүнең икенче этабы узды.
«Спутник V» вакцинасының икенче компонентын ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы, ведомство карамагындагы учреждениеләр хезмәткәрләре, шулай ук ветераннар алды. Ә кайбер хезмәткәрләр беренче компонент привикасын алды.
Башта хезмәткәрләр анкеталар тутырды, аннары табиб аларга консультация бирде, температураны, сатурацияне үлчәде һәм вакцинациягә җибәрде.
Вакцинация - йогышлы авырулардан саклауның иң нәтиҗәле ысулы. Декабрь аенда бу профилактика чарасы коронавирус инфекциясенә каршы да ачык булды. Экспертлар халыкның 70% тан да ким булмаган вакцинация үткәрү күмәк иммунитет булдырырга һәм COVID-19 пандемиясен җиңәргә мөмкинлек бирәчәгенә ышана. Сәламәт булыгыз!