1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышында Бөек Җиңү яулаган көн хөрмәтенә “Һәрвакыт тынычлык булсын!” дип исемләнгән балалар күргәзмәсе әзерләнде

2013 елның 8 мае, чәршәмбе

       9 Май – безне – олылар һәм яшьләрне Ватан өчен булган горурлану хисе, авыр сугыш көннәрендә нык торып, Җиңү яулаган өлкән буынга рәхмәтле булу теләкләре белән берләштерүче, елда бер генә була торган иң изге көн!

       1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышында Бөек Җиңү яулаган көннең 68- еллыгына багышланган стенд урнаштырылды. Стендта министрлык хезмәткәрләренең балалары ясаган рәсемнәрдән “Һәрвакыт тынычлык булсын!” дип исемләнгән күргәзмә әзерләнде.

       Хөрмәтле Бөек Ватан сугышы ветераннары, тыл хезмәтчәннәре! Сезне чын күңелдән Бөек Бәйрәм белән котлыйбыз! Сезгә озын гомер, сәламәтлек, бәхет, мул һәм тыныч тормыш телибез! Тыныч күгебез өчен мең рәхмәт Сезгә! Без һәрвакыт, бүгенге көндә инде безнең арадан киткән ветераннарыбызны да онытмыйбыз, хөрмәт белән искә алабыз! Мәңгелек истәлек аларга!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International