Мөлкәтнең сакланышы тикшерелде

2021 елның 23 июне, чәршәмбе

Гражданнарның Татарстан Республикасы махсуслаштырылган торак фондыннан 2016 елда «Ятим балаларны һәм ата-ана каравыннан мәхрүм калган балаларны торак белән тәэмин итү» республика программасы буенча алган фатирларының сакланышын тикшерү тәмамланды.

Ярты ел дәвамында җаваплы органнар белән берлектә, 28 муниципаль берәмлектәге 311 торак фатир тикшерелде. Иң күбесе Казан шәһәрендәге фатирлар - 68, Түбән Камада - 36, Алабуга һәм Бөгелмә шәһәрләрендә - 30, Яшел Үзәндә – 25 фатир каралды.

Республика программасы буенча 2017 елда алган торак фатирланы тикшерү 2022 елга планлаштырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International