Бүген ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында министр Фәнил Әһлиуллин муниципаль хезмәткәрләрнең «Мөлкәт һәм җир ресурслары белән идарә итүне оештыру, милекне һәм җир кишәрлекләрен арендага бирү һәм башкалар» программасы буенча ике көнлек стажировкасын ачты. Ачылышта шулай ук КФУның дәүләт һәм муниципаль идарә югары мәктәбе директоры Игорь Привалов катнашты.
Стажировкада Татарстан Республикасы Алексеевск муниципаль районының Мөлкәт һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы рәисе Руслан Язынин, Татарстан Республикасы Кама Тамагы муниципаль районының Мөлкәт һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы рәисе вазыйфаларын башкаручы Ирина Вязникова, Татарстан Республикасы Теләче муниципаль районының Мөлкәт һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы рәисе Роман Трофимов һәм Татарстан Республикасы Тәтеш муниципаль районының Мөлкәт һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы рәисе урынбасары Ирина Вериялова катнашты.
Стажировка программасына Министрлыкның муниципаль берәмлекләр белән хезмәттәшлеген оештыру мәсьәләләре, шулай ук практик эшчәнлек барышында барлыкка килә торган иң актуаль һәм проблемалы мәсьәләләр кертелде.