Фәнил Әһлиуллин стажировка үтү турында таныклыклар тапшырды

2021 елның 24 июне, пәнҗешәмбе

Бүген ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында муниципаль хезмәткәрләрнең ике көнлек стажировкасы тәмамланды.

Татарстан Республикасының җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Фәнил Әһлиуллин, стажировканы тәмамлап, укыту программасы бик бай булды һәм палаталар эшчәнлегенең барлык актуаль мәсьәләләренә дә кагылды, дип билгеләп үтте. Аның төп өстенлеге - министрлыктагы коллегалары белән турыдан-туры аралашу, җитәкчеләр алдында торган проблемалар һәм бурычлар турында фикер алышу мөмкинлеге. Министрлык, һичшиксез, муниципаль берәмлекләргә методик ярдәм күрсәтү тәҗрибәсен дәвам итәчәк, шул исәптән, уку семинарлары һәм түгәрәк өстәлләр оештыруны да.

Фәнил Әһлиуллин стажировка нәтиҗәләре буенча тыңлаучыларга Казан федераль университетының Дәүләт һәм муниципаль идарә югары мәктәбенең кыска сроклы стажировкасы узу турында билгеләнгән үрнәктәге документлар тапшырды һәм киләчәктә уңышлар теләде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International