Бүген Фәнил Әһлиуллин рәислегендә ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры каршындагы Коррупциягә каршы көрәш комиссиясенең чираттагы утырышы узды. ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет вәкиле, «ТР Бәяләүчеләр союзы» Коммерциясез партнерлыгы башкарма директоры Олег Булгаков катнашты.
Комиссиядә түбәндәге актуаль мәсьәләләр:
1. 2015-2023 елларга Татарстан Республикасының коррупциягә каршы сәясәтен гамәлгә ашыру буенча Министрлык Программасының 2021 елның 1 яртыеллыгында үтәлеше;
2. 2021 елның 1 яртыеллыгында министрлык карамагындагы оешмаларда коррупцияне кисәтү буенча күрелгән чаралар;
3. Юридик затларга 2021 елның 1 яртыеллыгында дәүләт хезмәтләре күрсәтүнең административ регламентларын үтәү нәтиҗәләре;
4. 2021 елның 1 яртыеллыгында норматив хокукый актларга һәм норматив хокукый актлар проектларына коррупциягә каршы экспертиза үткәрү эшенең торышы;
5. Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгының Татарстан Республикасы Дәүләт унитар предприятиеләренең финанс-хуҗалык эшчәнлеген карау буенча баланс комиссиясе утырышлары;
6. Министрлыкта Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәте Вазыйфаларын биләүче затларның керемнәре, чыгымнары, мөлкәте һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләре турында белешмәләр бирү нәтиҗәләре турында, аларны биләү коррупция куркынычы белән бәйле булган һәм аларның гаилә әгъзаларының керемнәре, чыгымнары, мөлкәтләре һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләре турында мәгълүмат бирү;
7. Татарстан Республикасында 2021 елның 1 кварталы йомгаклары буенча Коррупциягә каршы тору буенча алып барыла торган эшнең торышы турында аналитик күзәтчелекне һәм 2020 елда Татарстан Республикасында коррупциягә каршы сәясәт чараларын гамәлгә ашыру турында җыелма Хисапны карау. турындагы сораулар каралды.