COVID-19 яңа коронавирус йогышын профилактикалау буенча чара узды

2021 елның 25 июне, җомга

Бүген ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында COVID-19 яңа коронавирус йогышын профилактикалау буенча чара үтте. Яңа коронавирус COVID-19 инфекциясе барлыкка килү, таралуны булдырмау буенча чараларны үтәү турында ТР буенча Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча Федераль хезмәт идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина сөйләде. Роспотребнадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары шулай ук хезмәткәрләрне республикадагы бүгенге санитар-эпидемиологик вәзгыять, COVID-19 таралуын кисәтүгә юнәлдерелгән чаралар турында да сөйләде.

Любовь Авдонина билгеләп үткәнчә, бүгенге көндә йогышлы авыруларга каршы яклауның иң нәтиҗәле чараларыннан берсе – вакцинация. Вакциналарның төрләре һәм составы, вакцинация үткәрү тәртибе турында сөйләде һәм хезмәткәрләрнең күп кенә сорауларына җавап бирде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International