01.07.2021 Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры урынбасары Рөстәм Шәмеев 2020 ел нәтиҗәләре буенча инвестицион климат торышының Милли рейтингында (алга таба – Милли рейтинг) Татарстан Республикасы нәтиҗәләрен карау мәсьәләсе буенча видеоконференция режимында узган киңәшмәдә катнашты.
Киңәшмәдә Милли рейтинг күрсәткечләре турында җентекле хисап, күрсәткечләрне исәпләү методологиясе һәм милли рейтинг нәтиҗәләре каралды.
Милли рейтинг нәтиҗәләрен анализлау барышында «кече эшмәкәрлек субъектларына бирелә торган арендалы мәйданнарны алу процедураларын бәяләү» Г 3.3 күрсәткече буенча Татарстан Республикасы позициясен арттыру ачыкланды, ул Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгына беркетелгән иде.