2021 елның 30 июненә дәүләт милкен һәм җир кишәрлекләреннән файдаланудан Татарстан Республикасы бюджетына 267,99 миллион сум салым булмаган табыш керде. Татарстан Республикасы бюджеты каршында бурыч йөкләмәсе 30.06.2021 көн торышына 68,07% ка үтәлде.
Шул исәптән, статьялар буенча: 2012 елның 30 июненә Татарстан Республикасы бюджетына кергән:
мөлкәтне арендалаудан-83,34 млн сум – план 151,8% ка үтәлгән;
җир арендалаудан-47,07 млн. сум – план 60,4% ка үтәлгән;
сервитуттан-1,03 млн сум – план 34,3% ка үтәлгән;
мөлкәт сатудан-25,1 миллион сум акча кергән – план 83,7% ка үтәлгән;
җир кишәрлекләрен сатудан-0,18 миллион сум акча кергән – план 0,2% ка үтәлгән;
ышанычлы идарәдән-49,16 млн сум– план 84,3% ка үтәлгән;
дивидендлар-8,7 млн сум - план 15,3% ка үтәлгән;
дәүләт унитар предприятиеләренең чиста табышының бер өлеше – 53,23 млн сум - план 171,1% ка үтәлгән.
башка табышлардан-0,18 млн. сум.
30.06.2021 торышына барлык дәүләт унитар предприятиеләре Татарстан Республикасы бюджетына чиста табышның 30 % күләмендә күчерделәр. Әлеге статья буенча бурыч юк.