ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында вакантлы вазифаларга конкурс үткәрү буенча комиссия утырышы булды

2021 елның 29 июле, пәнҗешәмбе

Бүген ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында министр урынбасары Эдик Дияров рәислегендә Татарстан Республикасы дәүләт гражданлык хезмәтенең вакантлы вазифаларына конкурс үткәрү буенча комиссия утырышы булды:

исәп, мониторинг һәм мәгълүмати хезмәттәшлек идарәсенең җыелма-аналитик бүлегенең әйдәп баручы киңәшчесе;

стратегик планлаштыру һәм хосусыйлаштыру бүлегенең әйдәп баручы консультанты;

бәяләү бүлегенең 1 разрядлы өлкән белгече.

Конкурста барлыгы 6 дәгъвачы катнашты. Үткәрелгән практик биремнәр һәм конкурс комиссиясе әгъзалары белән үткәрелгән әңгәмә нәтиҗәләре буенча җиңүчеләр дип танылды:

Шәйдуллина Миләүшә Ринат кызы

Бадыкова Эльвира Рамил кызы

Зиатдинова Элина Айрат кызы.

Конкурста җиңүчеләрне котлыйбыз һәм уңышлар телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International