ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы хезмәткәрләре Тула өлкәсендәге коллегалары белән тәҗрибә уртаклашу киңәшмәсендә катнаштылар

2021 елның 2 августы, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы хезмәткәрләре министрның беренче урынбасары Артур Галиев рәислегендә Тула өлкәсе Мөлкәт һәм җир мөнәсәбәтләре министрлыгы белән цифрлы технологияләрне кертү буенча тәҗрибә уртаклашу максатларында видеоконференция режимында киңәшмәдщ катнаштылар. Түбәндәге сораулар каралды:

--күчемсез милек объектларының мәйданы кишәрлек мәйданына тигез булмаган очракта, мондый кишәрлектә урнашкан биналарның милекчеләренә җир кишәрлекләре бирү;

- региональ, федераль дәрәҗәдә торак-коммуналь хезмәтләр өчен җир кишәрлеге, коммерцияле объектлар төзүнең минималь коэффициентын билгели торган нормативларны раслау;

- җир кишәрлегендә төзелгән объектның судка кадәр экспертиза практикасы;

- объектлар астындагы җир кишәрлеген формалаштыру;

- оциаль әһәмиятле хезмәтләрне цифрлаштыру кысаларында электрон рәвештә дәүләт хезмәтләре күрсәтү регламентларын эшләү;

- мәгълүматны электрон рәвештә алу максатларында җирле үзидарә органнары, челтәр оешмалары, архивлар белән ведомствоара бәйләнешне гамәлгә ашыру;

- дәүләт хезмәтләре күрсәтү сроклары һ. б.

Киңәшмә барышында Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы хезмәткәрләре хезмәттәшләрен Министрлык эшчәнлеге белән таныштырдылар һәм аларны кызыксындырган сорауларга җавап бирделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International