Татарстанда «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» хәйрия акциясе старт алды, ул республикада 2007 елдан бирле хәйрия эшчәнлеге мәсьәләләре буенча республика советы инициативасы һәм Татарстан Республикасы Президенты ярдәме белән үткәрелә.
ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы да ел саен мохтаҗ мәктәп укучыларына ярдәм итүдә катнаша.
Шулай ук агымдагы елның 16 августында министр Фәнил Әһлиуллин балалары быел беренче сыйныфка барачак ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы хезмәткәрләренә мәктәп портфельләре һәм язма кирәк-яраклар җыелмасын тапшырды. Булачак беренче сыйныф укучыларына бернидән дә курыкмаска, ата-аналарны яхшы билгеләр белән сөендерергә, белем һәм яңа ачышларга омтылырга чакырды.