Татарстанда күп балалы гаиләләргә 17 298 җир кишәрлеге бирелде

2013 елның 16 мае, пәнҗешәмбе

       2013 елның 15 маена булган мәгълүматлар буенча, республикада күп балалы гаиләләрдән кабул ителгән гаризалары буенча җир кишәрлеге алу исемлегенә 21 052 дәгъвачы, шул исәптән Казан шәһәрендә – 4 124, Яр Чаллы шәһәрендә – 2 528 гаилә исемлеккә керде.

       Министрлыкның Җир ресурслары идарәсе белгечләре хәбәр итүенчә, Татарстан Республикасында барлыгы, Казан һәм Яр Чаллы шәһәрләрен исәпкә алып, 22 671 җир кишәрлеге кадастр исәбендә теркәлгән. Казанда – 1 952, Яр Чаллыда -2 306 җир кишәрлеге.

       Бүгенге көндә республиканың иң төп бурычларның берсе булып күп балалы гаиләләргә җир кишәрлекләре бирү тора. Татарстанның 43 муниципаль районында, Казан һәм Яр Чаллы шәһәрендә гаиләләрнең гомуми өлешлек милкенә 17 298 җир кишәрлеге бирелгән. Бу - җир алучылар исемлегенә кертелгәннәнең 82,17 % тәшкил итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International