Кнәз мәктәбендә Универсиада дәресе

2013 елның 16 мае, пәнҗешәмбе

       Кнәз мәктәбендә 5-8 сыйныф укучылары белән үткәрелгән Универсиада дәресендә ТР Җир һәм милек мөнәсәбәтләре министры Азат Хамаев, район башлыгы Васил Хаҗиев, авыл җирлеге башлыгы Тамара Белова катнашты. Укучылар әлеге чарадан үзләренә бик тә кызыклы мәгълүматлар алып чыктылар.

       Кунакларны мәктәп бусагасыннан ук волонтерлар каршы алды. Министр һәм район башлыгы хөрмәтле кунаклар теркәлә торган дәфтәргә үзләренең имзаларын куйдылар. Аннары кунаклар төрле спорт ярышларында җиңеп алган медальләрен тагып, коридор булып тезелеп баскан яшь спортчылар арасыннан үттеләр. Спортта мондый дәрәҗәләргә ирешкән егет-кызлар Кнәз мәктәбендә 30дан артык.

       Универсиада дәресен мәктәп директорының тәрбия эшләре буенча урынбасары Наталья Терещенкова әзерләгән иде. Ул Универсиада объектларын, андагы күренешләрне презентация рәвешендә тәкъдим итте, укучылар белән сорау-җавап формасында блиц-уен уздырды. Кунаклар балаларны спортны яратырга, сәламәт яшәү рәвеше алып барырга чакырдылар, спорт белән шөгыльләнүнең кеше өчен никадәр мөһим икәнен ассызыкладылар.

       Аннары дәрес мәктәп стадионында дәвам итте. Укучылар чарада катнашучыларга физкультура укытучы Виктор Белов җитәкчелегендә әзерләгән чыгышларын тәкъдим иттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International