Бүген ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында «Җир һәм күчемсез милек турында Бердәм мәгълүмат ресурсы» федераль дәүләт мәгълүмат системасы кысаларында шәһәр төзелеше документларын эшләү сораулары буенча киңәшмә үтте

2021 елның 18 августы, чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында министр Фәнил Әһлиуллин җитәкчелегендә татарстан Республикасының Әтнә һәм Питрәч муниципаль районнары вәкилләре белән «Җир һәм күчемсез милек турында Бердәм мәгълүмат ресурсы» федераль дәүләт мәгълүмат системасы кысаларында шәһәр төзелеше документларын эшләү сораулары буенча киңәшмә үтте.

Киңәшмә барышында, торак пунктларның һәм территориаль зоналарның чикләре чикләрен Күчемсез милекнең Бердәм дәүләт реестрына мәгълүматларны кертүне тизләтү максатыннан, җирдән файдалану һәм авыл җирлекләрен төзү буенча генераль планнар һәм кагыйдәләрне эшләү мәсьәләсе буенча фикер алыштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International