Кичә Татарстан Республикасы буенча Росреестры идарәсендә кадастр инженерларын аттестацияләүнең чираттагы квалификация имтиханнары үткәрелде.
Рөхсәт ителгән 18 кешенең квалификация имтиханнарын тапшыруга 15 е килде. Имтихан сынауларын уңышлы үткән 9 кеше кадастр инженеры аттестатлары алачак.
Җир ресурслары идарәсе белгечләре мәгълүматлары буенча, республикада 605 кеше кадастр инженеры аттестаты алган, шуларның 50 се аттестатларны 2013 елны алды.