Министр Фәнил Әһлиуллин Кайбыч муниципаль районында Белем көненә багышланган тантаналарда катнашты

2021 елның 1 сентябре, чәршәмбе

Бүген илнең барлык мәктәпләрендә Белем көненә багышланган тантаналы линейкалар узды. 

Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Фәнил Әһлиуллин Олы Кайбыч һәм Кошман урта мәктәпләрендә Белем көненә багышланган чараларда катнашты.

Ул педагогик коллективны, укучыларны һәм аларның ата-аналарын уку елы башлану белән котлады һәм Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнехановның Белем көне уңаеннан мөрәҗәгатен җиткерде, укучыларга яңа ачышлар, уңышлы шөгыльләр һәм яхшы бәяләр теләде.

Тантаналы чараларда шулай ук Кайбыч муниципаль районы Башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, район мәгариф бүлеге начальнигы Илмас Хәмидуллин һәм авыл җирлекләре башлыклары катнашты.

Мәктәпләрдә укучылар өчен әкият геройлары катнашында театральләштерелгән тамаша әзерләнгән иде. Аннан соң беренче кыңгырау барысын да беренче дәрескә чакырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International