Санкт-Петербург һәм Башкортстандагы пространство мәгълүматлары фондлары вәкиләре белән очрашу узды

2021 елның 3 сентябре, җомга

Бүген Татарстан пространство мәгълүматлары фондында региональ фондлар вәкилләре – Башкортстанның “Дәүләт кадастр бәяләү һәм техник инвентаризация” учреждениесенең пространство мәгълүматларын җыю һәм фондны алып бару бүлеге җитәкчесе Альберт Гыйләҗетдинов һәм Санкт-Петербургтагы “Шәһәр төзелеше эшчәнлеген мәгълүмати тәэмин итү үзәге” оешмасының Пространство мәгълүматлары һәм инженер эзләнүләре фондын алып бару идарәсе вәкилләре кунак булды. 

Очрашуда региональ фондларны алып бару сораулары, уртак бурычлар һәм проблемалар күтәрелде. Аерым ГИСОГД системасы да телгә алынды. Шулай ук, Фонд җитәкчеләре,уңышлы проектлар белән уртаклашып, алга таба бергә эшләү турында сөйләштеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International