Бүген Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрының беренче урынбасары Артур Галиев Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы, «Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды» КБО вәкилләре катнашында видеоконференция режимында киңәшмә үткәрде. Фикер алышу нәтиҗәләре буенча агымдагы елның сентябрь ахырына кадәр файдалануга тапшырылмаган торак йортларны төзеп бетерү кирәклеге турында карар кабул ителде.