Татарстан Республикасы территориясендә урнашкан җир кишәрлекләренең дәүләт кадастр бәясен 2022 елда үткәрүгә әзерлек сораулары каралды

2021 елның 6 сентябре, дүшәмбе

ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгында 2022 елда Татарстан Республикасы территориясендә урнашкан җир кишәрлекләренең дәүләт кадастр бәясен билгеләү нәтиҗәләре буенча киңәшмә үткәрелде. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Президенты Аппараты, Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе, дәүләт теркәве, кадастр һәм картография федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе, шулай ук «дәүләт кадастр бәяләве үзәге» дәүләт бюджет учреждениесе вәкилләре катнашты. Киңәшмә барышында эшләрне башкаруның агымдагы вәзгыяте, шулай ук булган проблемалы мәсьәләләр тикшерелде.

Исегезгә төшерәбез, 2022 елда Татарстан Республикасы территориясендә урнашкан җир кишәрлекләренең дәүләт кадастр бәясен үткәрүгә әзерлек Министрлыкның 04.06.20021 ел, № 1729-р боерыгы нигезендә башкарыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International