Татарстанның җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Фәнил Әһлиуллин “ТР Пространство белешмәләре фонды” хезмәткәрләре белән очрашты.
Министр Фонд өч ел гына эшләвенә карамастан, үз өлкәсендә бик күп хезмәт башкаруын ассызыклады. Регион турында яңартылган картографик-геодезик мәгълүмат белән фонд архивын тулыландыру, татар һәм рус телләрендә географик объектлар атамалары каталогын алып бару, территориаль планлаштыруны тәртипкә салу, ТР чиген билгеләү – болар Фонд эшчәнлегенең бер өлеше генә.
– Фонд эше кирәкле һәм гаять зур социаль-икътисади әһәмияткә ия, моны республика Хөкүмәте дә аңлый. Пространство үсеше өлкәсендә нинди генә өстәмә структуралар булдырылса да, ПБФ эшчәнлеге элеккеге режимда дәвам итәчәк. Генераль планнар һәм ПЗЗ эшләүчеләр еш кына безне документларга карата артык таләпчән булуда гаепли. Әмма башкача ярамый. Киләсе шәһәр төзүчеләр буыны эшебез белән канәгать булсын өчен, бүген безгә сыйфатлы һәм төгәл итеп документларны тәртипкә салырга кирәк. Бердәм команда белән генә максатларга ирешергә мөмкин. Шуны да әйтергә кирәк, Фонд коллективы профессиональ, кыю, барлык компетенцияләргә ия, шуңа күрә сезгә бары тик уңышлар гына телисе кала, - дип төгәлләде очрашуны министр.