ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы коллективы “Россиякүләм урман утырту” да катнашты

2013 елның 20 мае, дүшәмбе

       Узган шимбә, 18 нче май көнне, ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы хезмәткәрләре  “Урман утырту көне”дип  игълан ителгән табигатьне саклау акциясе кысаларында үткәрелгән чарада катнашты. Алар Матюшино участогы урманчылыгында ылыслы агачлар утыртуда активлык күрсәттеләр.

       Исегезгә төшерәбез, бу акция инде өченче ел үткәрелә. Урман утырту көне беренче тапкыр 2011 нче елны Берләшкән милләтләр җәмгыяте игълан иткән Халыкара урман елында үткәрелгән иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International